news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Константиновкада Казан мәктәбендәге һөҗүмдә һәлак булган укытучыны җирләделәр

Башлангыч сыйныф укытучысын соңгы юлга кызы, туганнары, хезмәттәшләре, дуслары озатты.

Константиновкада Казан мәктәбендәге һөҗүмдә һәлак булган укытучыны җирләделәр
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Константиновка бистәсендәге зиратта Казанның 175нче гимназиясендәге фаҗигадә һәлак булган 55 яшьлек башлангыч сыйныф укытучысы Венера Айзатованы җирләделәр.

Мәрхүмә белән хушлашырга кызы Гөлнара, туганнары, хезмәттәшләре, укучылары, дуслары килгән иде. Хушлашу мәрасимендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да катнашты.

Казанның 175 нче мәктәбендә атыш вакытында яраланган Венера Айзатова беренче сыйныфларның яраткан укытучысы булган. 

Укытучы башкаларның гомерен саклап калган дияргә була: ул җинаятьченең игътибарын үзенә алган, шуңа күрә ул балалар утыра торган бүлмәгә кермәгән.

Венера Айзатова мәктәптә яралана, аны хастаханәгә илтәләр. Ләкин, кызганычка каршы, табиблар аның гомерен саклап кала алмый.

Мәрхүмәнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Бүген Татарстанда матәм көне игълан ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100