news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мәктәбенә һөҗүм вакытында һәлак булучыларны бүген җирлиләр

Фаҗигадә тугыз кеше һәлак булды, 21 кеше яраланды.

Казан мәктәбенә һөҗүм вакытында һәлак булучыларны бүген җирлиләр
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Казанның 175нче мәктәбенә һөҗүм вакытында һәлак булган кешеләрне бүген, 12 майда, җирлиләр. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына бу мәгълүматны раслады.

Кичә Казанда яшәүче 19 яшьлек егет мәктәптә атыш оештырды. Тугыз кеше фаҗига корбаны булды. Бу — җиде бала, ике укытучы. 21 кеше яраланды, алар хастаханәдә.

Һөҗүм итүче тоткарланды, җинаять эше ачылды.

Бүген Татарстанда матәм көне игълан ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot