news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президентның матбугат хезмәте мәктәптә атучы җинаятьченең үзе генә булуын әйтте

Аңа ярдәм итүче булмаган.

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Татарстан Президентының матбугат хезмәте Казан мәктәбендә атыш оештыручының ялгыз эш итүен хәбәр итте.

«Җинаятьче үзе генә, аның ярдәмчеләре булмаган», диелә хәбәрдә.

175 нче Казан гимназиясендә бүген атыш булды, берничә кеше һәлак. Республикада 12 майда матәм көне игълан ителде.

Атучы кулга алынган. Ул 19 яшьтә, аның рәсми рәвештә теркәлгән коралы булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100