news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Казанда янгында үлгән биш ир-ат барысы да Кукмара кешеләре булган

Янгын иртәнге якта электр үткәргечләре төзек булмау сәбәпле килеп чыккан.

Бүген Казанда янгында үлгән биш ир-ат барысы да Кукмара кешеләре булган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген иртән Казанда янгын вакытында һәлак булган биш ир-ат барысы да Татарстанның Кукмара районы кешеләре булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына тикшерүгә якын булган үз чыганагы хәбәр итте.

Чыганак сүзләренчә, Адмиралтейская урамындагы бинада һәлак булган сакчыларның барысы да Кукмара районы кешеләре.

Аларның өлкәнрәкләренә 54 һәм 53 яшь, калганнарына 43, 36 һәм 30 яшь булган.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Адмиралтейская урамында янгында биш ир-ат һәлак булуын хәбәр итте. Алар сакчы булып эшләгән. Бу кешеләр үләр алдыннан шалтыратып ярдәм сораган.

news_right_1
news_right_2
news_bot