news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда янгында биш ир-ат һәлак булган

Фаҗига бүген иртәнге дүртләр тирәсендә Адмиралтейская бистәсендә килеп чыккан.

Казанда янгында биш ир-ат һәлак булган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген иртәнге дүртләр тирәсендә Казанның Адмиралтейская бистәсендә ташландык бинада янгын чыга. Биредә биш ир-ат мәете табыла. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, мәрхүмнәр барысы да өлкән яшьтәге кешеләр.

Фаҗига урынына Казан прокуроры Олег Дроздов, район прокуроры Эльдар Сабиров барган. Күзәтчелек органы янгын сәбәпләрен ачыклый, иминлек кагыйдәләре үтәлешен тикшерә.


news_right_1
news_right_2
news_bot