news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы янгында һәлак булган каравылчылар үләр алдыннан шалтыратып ярдәм сораган

Ир-атлар йоклаган бүлмәнең бердәнбер тәрәзәсендә урнаштырылган рәшәткәне эчке яктан ача алмаганнар.

Казандагы янгында һәлак булган каравылчылар үләр алдыннан шалтыратып ярдәм сораган
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда файдаланылмый торган бинада чыккан янгында һәлак булган каравылчыларның берсе үләр алдыннан телефоннан шалтыратып ярдәм сораган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге вазгыять белән таныш булган чыганак хәбәр итте.

Чыганак мәгълүматлары буенча, каравылчыларның берсе янгын чыккан вакытта беренче катта – бинаның икенче башында булган бер ир-атка да шалтыраткан. Каравылчы янгын башлануы һәм бинадан чыга алмаулары хакында хәбәр иткән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, каравылчыларның берсе шалтыраткан кеше янгын сүндерүчеләрне чакырткан да инде.

Моннан тыш, биш кешенең гомерен өзгән төнге янгынның кайбер нечкәлекләре билгеле булды. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Константин Чанышев сүзләренчә, мәетләрне бинаның икенче катындагы бүлмәдә табып алганнар.

Чанышев билгеләп үткәнчә, кешеләр вакытлыча яшәү өчен җайлаштырылган административ бинаның бүлмәләрендә янгын турында автомат рәвештә хәбәр итү җайланмалары яки башка төрле системаларның урнаштырылмавы кешеләр үлеменә сәбәпче булган да.

Моннан тыш, шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре йоклаган бүлмәнең бердәнбер тәрәзәсендә урнаштырылган рәшәткәне эчке яктан ача алмаганнар. Шунлыктан кешеләрнең янгыннан котылу мөмкинлеге булмаган.

«Татар-информ» агентлыгы төнлә Казанда чыккан янгын нәтиҗәсендә биш кешенең һәлак булуы хакында хәбәр иткән иде. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Соңрак аларның барысы да шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре икәнлеге билгеле булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100