news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Хәйруллинның вертолеты һәлакәткә очраганны ике кеше күреп торган

Әтиле-уллы ике ир-ат вертолетның Кама елгасы бозы өстенә ничек килеп төшүе турында сөйләгән.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Татарстанның Лаеш районында Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның вертолеты һәлакәткә очраганны ике кеше күреп торган.

«Заря» газетасы баш мөхәррире Ирина Монина сөйләгәнчә, һәлакәтнең шаһитлары — әтиле-уллы ике кеше боз белән капланган Кама елгасы өстенә вертолет төшкәнне күргән. Вертолет бер якка авышкан хәлдә очкан, шыгырдаган тавышлар ишетелгән, аннан соң ул боз өстенә килеп төшкән.

«Татар-информ» агентлыгы үз чыганаклары буенча ачыклаганча, хәзерге вакытта Айрат Хәйруллинның гәүдәсен әле һаман вертолет фюзеляжы астыннан чыгармаганнар. «Фаҗига урынында тикшерү комитеты хезмәткәрләре эшли. Шуннан соң гына һәлак булган депутатның гәүдәсен вертолет астыннан чыгарачаклар», — дип сөйләде ул.

«Татар-информ» язганча, бүген кичке сәгать алтылар тирәсендә депутат Айрат Хәйруллинның вертолеты Лаеш районында Кама елгасы өстендә һәлакәткә очрады. Вертолетта өч кеше булган — пилот, депутат һәм аның ярдәмчесе. Соңрак фаҗига урыныннан фотолар һәм видео пәйда булды. Бу һәлакәттә Айрат Хәйруллинның гомере өзелде, калган ике кеше хастаханәгә озатылды.

Беренчеләрдән булып Айрат Хәйруллинның туганнары һәм якыннары кайгысын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уртаклашты. Ул Айрат Хәйруллин Татарстан халкы хәтерендә мәрхәмәтле кеше, хәйрияче буларак та хәтердә калачагын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100