news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш янында һәлакәткә очраган вертолетта зыян күрүчеләрне хастаханәгә китергәннәр

Бер ир-ат Республика клиник хастаханәсенә, икенчесе, бик нык туңу сәбәпле, Лаеш Үзәк район хастаханәсенә китерелгән.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда Лаеш янында һәлакәткә очраган вертолетта зыян күргән ике кешене хастаханәгә китергәннәр. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ир-атлар авыр хәлдә Республика клиник хастаханәсенә һәм Лаеш үзәк район хастаханәсенә китерелгән.

«Икесе дә авыр хәлдә. Нык туңган кешенең хәле тотрыклангач, аны да Республика клиник хастаханәсенә күчерәчәкләр. Хәзерге вакытта зыян күрүчеләргә Республика Катастрофалар медицинасы үзәге, РКБ, Лаеш үзәк район хастаханәсе бригадалары көче белән бөтен кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә», — диелә ведомство хәбәрендә.

Хәзерге вазгыять ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның шәхси контролендә булуын да әйттеләр.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда вертолет һәлакәте нәтиҗәсендә ике кеше имгәнгән, берсе һәлак булган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100