news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Айрат Хәйруллинның хатынына кайгы уртаклашкан телеграмма җибәрде

Татарстан халкы депутатны мәрхәмәтле эшләр башкарган хәйрияче итеп хәтердә калдырачак, дип белдергән ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Айрат Хәйруллинның хатынына кайгы уртаклашкан телеграмма җибәрде
архив/Рамиль Гали

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның хәләл җефете Гүзәл Хәйруллинага кайгы уртаклашып, телеграмма җибәрде. Кичке сәгать алтылар тирәсендә Айрат Хәйруллинның вертолетта һәлакәткә очравы мәгълүм булган иде.

«Бу Сезнең һәм гаиләгез өчен генә түгел, бөтен республика өчен зур югалту. Татарстанның аграр сәнәгать комплексын үстерүгә лаеклы өлеш керткән, Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр мәнфәгатен Россия Дәүләт Думасында нәтиҗәле яклаган кеше арабыздан китте», — диелә телеграммада.

Татарстан Президенты сүзләренчә, республика халкы хәтерендә Айрат Хәйруллин күп кенә мәрхәмәтле эшләр башкарган актив хәйрияче буларак та калачак.

«Сезнең кайгыгызны уртаклашам, Сезгә бу авыр көннәрдә көч һәм сабырлык телим», — диелә Рөстәм Миңнеханов юллаган телеграммада. Президент һәлакәттә гомере өзелгән депутатның барлык туганнары һәм якыннарының да кайгысын уртаклашуын әйткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot