Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Һадиуллин укытучы белән хушлашуда: Кичерегез безне, Венера Солтангәрәевна
«Гафу үтенәбез. Ачуланып китмәгез. Тыныч йоклагыз, Венера Солтангәрәевна», — диде Мәгариф һәм фән министры.
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның 175нче гимназиясендәге һөҗүмдә һәлак булган 55 яшьлек башлангыч сыйныф укытучысы Венера Айзатованы озату мәрасимендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укытучыдан гафу үтенде.
«Гафу үтенәбез. Ачуланып китмәгез. Тыныч йоклагыз, Венера Солтангәрәевна… Сөйләве бик авыр. Венера Солтангәрәевна — зур хәрефтән Укытучы., Ул күпме буынны укыткан, күпме чыгарылыш сыйныф укучысын әзерләгән! Ул балаларны, коллективны яратты. Искиткеч башлангыч сыйныф укытучысы, җәмәгать эшлеклесе иде», — диде ул Константиновка бистәсендәге зиратта хушлашу мәрасимендә.
Илсур Һадиуллин мәрхүмәнең якыннарына сабырлык һәм сәламәтлек теләде. «Күп санлы укучылар, сезнең хезмәттәшләрегез, республика мөгаллимнәре, мәгариф министрлыгы исеменнән сезнең гаиләгә рәхмәт белдерәбез, сабырлык, сәламәтлек телибез. Ә сезгә, Венера Солтангәрәй кызы, тыныч йокы…», — диде министр.
Мәрхүмәнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Казанның 175нче мәктәбенә һөҗүм вакытында һәлак булган кешеләрне бүген җирлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз