news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илназ Фазуллин Радик Сабиров турында: Акыл белән кабул итәм, әмма йөрәк кабул итми

Илназ Фазуллин Радик Сабиров турында: Акыл белән кабул итәм, әмма йөрәк кабул итми
Фото: © «Татар-информ»

«Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Илназ Фазуллин «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров белән хушлашуда акыл белән кабул ителсә дә, йөрәк кабул итмәвен әйтте.

«Сәер халәт... Акыл белән кабул ителә, йөрәк кабул итми. Кичә генә аралашкан дустыбызны югалту – зур кайгы. Радик турында әйтелгән бөтен сүзләр дә чын, хак, дөрес. Татар журналистикасы турында әйткәндә ул спорт юнәлешен югарырга күтәрергә теләде. «Безнең спорт» газетасын оештырып, татар милләтен, халкын, татар телен үстерергә теләде. Татар факультетында укыды, ул аның канына сеңгән. Миллилекне һәм професиональлекне тигез дәрәҗәдә алып бара белде. Тавыш күтәреп әйткән бер очракны да хәтерләмим. Җаваплы, ышанычлы булды. Әле кичә дә ашыгыч ярдәм килгәнчегә кадәр өмет бар иде. Радик дустыбыз, урының җәннәттә урын булсын, һәрвакытта да йөрәк түрендә калырсың, тыныч йокла», – диде «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире.

news_right_1
news_right_2
news_bot