news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров вафат

«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров вафат
Фото: © «Татар-информ»

«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров вафат. Бу хакта«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте.

«Кичә безнең дустыбыз, хезмәттәшебез Радик Сабиров вафат булган. «Татмедиа» җитәкчелеге Радик Сабировның туганнары, дуслары, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша», – диде Шамил Садыйков.

Хушлашу мәрасиме бүген «Татмедиа»да (Декабристлар урамы, 2) сәгать 11.00дә булачак.

  • Радик Сабиров 1979 елда Татарстанның Аксубай районында туа. Ул Казан дәүләт университетын тәмамлый һәм филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала. Һөнәри эшчәнлеге елларында Сабиров «Безнең спорт» газетасында, «Мәгариф» журналында һәм «Интертат»та эшли. 2014 елда ул «Идел» журналын җитәкли, ә 2019 елның 20 июненнән «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире була.

news_right_1
news_right_2
news_bot