Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Радик Сабиров белән хушлашуда: Иртәдән кичкә кадәр ялсыз эшкә бирелеп эшләде
«Татмедиа» бинасы янында «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров белән хушлашу мәрасиме узды.
«Безнең дустыбыз, коллегабыз Радик безнең арадан китте. Кичә кич белән әти-әнисен каршы алган вакытта машинада китеп барган. Аллаһы Тәгалә шулай насыйп иткәндер инде... Ул җаны-тәне белән иртәдән кичкә кадәр ялсыз эшкә бирелеп эшләде. Ниндидер азарт белән, эшне яратып эшләде, чын мәгънәсендә зур журналист иде. Безнең коллектив – «Татмедиа», Татарстан журналистлары арасындагы иң көчле журналист булды», – диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.

Ул моны әйтеп бетергесез югалту дип саный. «Безнең әле мондый хәлне күргәнебез юк иде. Яшь килеш, иң актив вакытта, эшне булдырып башкара торган вакытта арабыздан китте. Җиңүче булып китте. Биредә бөтен коллегалар җыелды, бөтен Татарстаннан килгәннәр. Журналистлар гына түгел, көрәшчеләр дә бар... Монда аның туганнары, дуслары. Бүген инде аны туган ягына – Аксубайга озатабыз», – диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Шулай саубуллашырбыз дип бер дә уйламадым. Ышанып булмый. Хөрмәтле, тыйнак кеше иде. Татар журналистикасында Радик Сабиров кебек кеше башка юк. Якын дустыбыз иде. Урыны җәннәттә булсын», – диде «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Бүген иртән миңа Илназ Фазуллин хәбәр иткәч, түзмәдем, еладым. Радик безнең өчен – ул редактор, журналист, иҗатчы гына да түгел, ул безнең дус та иде. Ул бик сәләтле кеше. Мин аңа сокланып карый идем, чөнки аңа карагач, безнең матбугатның, татар сүзенең, журналистиканың киләчәге бар дип уйладым. Бүген йөрәктә өметнең бер канат сыман җебе өзелде», – диде Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов.
Аның фикеренчә, Радик Сабировны алыштырып булмый, чөнки ул көн саен 24 сәгать халык өчен, милләт өчен, укучылар өчен, журналистика өчен эшләгән.
«Ул шимбә дә, якшәмбе көнне дә монда иде. Кич белән кайтып барам, каршыга Радик очрый: «Нәрсә эшлисең?» – дим. «Сайтка бер материал куйдым әле, булышырга кирәк», – ди. «Башка эшең юкмыни соң», – дигән идем: «Юк, мин бит бу эшне яратам, шуңа күрә минем өчен авыр түгел», – дип әйтә торган иде. Безнең барыбыз өчен дә бик зур югалту бу. Журналистика, татар халкы өчен югалту. Шәхсән минем өчен зур югалту. Урыны оҗмахта булсын», – диде Илшат Әминов.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Радик Сабировны спортчылар өчен, бигрәк тә көрәшчеләр өчен якын булуын әйтте. «Шәхсән минем үземә бик якын кеше иде, чөнки мине аерым хөрмәт итте ул. Дуслары арасында да, һәрвакыт елмаеп күреште, хәл-әхвәлләрне сорашып, миңа гел ярдәм итте», – диде ул.
«Һәрвакыт елмаеп, ачык йөзле булып, татар көрәшен дөньяга таныту өчен көне-төне хезмәт куйды ул. Татар көрәше өлкәсендә ул соңгы 20 елларда бик актив эшләде. Татарстан беренчелеге, Муса Җәлил турнирлары, «Ватаным Татарстан» газетасы турнирлары аннан башка узмады. Ул һәр көрәшченең кем икәнен, аның гаиләсен белде, аларны зур дәрәҗәләргә күтәрде. Безнең көрәшчеләр турында дуслары белән бик матур китаплар чыгардылар, анда аның язмалары урын алган иде», – диде Хәлил Шәйхетдинов.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Үлем үкенечсез булмый, диләр. Әмма дә ләкин үзебез дә уйланырга тиеш. Һәрберебез Радик кебек тырышып эшләргә, үзебездән соң яхшы эз калдырырга, бу дөньяда мәңге яшим дип гаилә корып, йортлар салырга, тырыш булырга кирәк. Иртәгә түгел, бүген китәсебезне онытмасак иде. Намазларыбыз да, уразаларыбыз да, хаҗларыбыз да булырга тиеш... Күптән түгел Корбан гаете булды, анысын да башкарырга кирәк. Без бу сүзләрдән уйланырга тиешбез», – диде ул.
«Сау-сәламәт булыйк. Радик дустым, урының җәннәттә булсын, авыр туфрагың җиңел булсын. Без сине һәрвакытта да күңелдә тотып, киләчәктә турнирларда да искә алып, исемеңне мәңгеләштерү өчен үзебезнең өлешебезне кертербез дигән өметтә калам», – диде Хәлил Шәйхетдинов.
«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов әйтүенчә, Радик Сабиров бу җиргә үзенең миссиясе белән туган кеше. «Әлеге миссияне ул җиренә җиткереп үтәде. Җир шары әйләнсен өчен, кайбер кешеләр аны үзенең аяклары белән ныграк әйләндерергә тиештер. Радик – шундыйлардан иде. Мин аның кешелеклелек сыйфатларын аерым билгеләп үтәр идем. Зур эшләр башкарса да, беркайчан шапырынып , күкрәк сугып йөрмәде. Тавыш күтәргәнен күргәнем юк. Бик сабыр, тыныч һәм шул ук вакытта шау-шуга куптармыйча үзенең эшен башкаручы кеше иде», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Ул «Татмедиа»ның чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез янына илче буларак йөрүче кешебез иде. Көрәшчеләр дөньясында кайнады, иҗатта экспериментлардан курыкмады. Аңа җиңел генә булмагандыр, килеп-килеп әйтүчеләр дә булды, ләкин ул чын мәгънәсендә татар сүзен, бөтен мөмкин булган ысуллар белән киң катлам халыкка җиткерү өчен үзенең хезмәтен куйды. Дөресен әйткәндә, безнең арабыздан Радик дусыбыз китеп баруга әлегә кадәр ышана алмыйм. Дустыбыз, урының җәннәттә булсын. Туганнарыңа, якыннарыңа күркәм сабырлык телибез. Аллаһы Тәгалә фирдәвес җәннәтләрен насыйп итсен, син безнең хәтердә мәңге сакланырсың», – диде Фирдүс Гыймалтдинов.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
- Радик Сабиров 1979 елда Татарстанның Аксубай районында туа. Ул Казан дәүләт университетын тәмамлый һәм филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала. Һөнәри эшчәнлеге елларында Радик Сабиров «Безнең спорт» газетасында, «Мәгариф» журналында һәм «Интертат» электрон газетасында эшли. 2014 елда ул «Идел» журналын җитәкли, ә 2019 елның 20 июненнән бүгенге көнгә кадәр «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз