news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдус Габдрахманов быел икмәкнең дәрәҗәсе булуын, ашлыкка бәя артуын әйтте

Бүген арпага аеруча да ихтыяҗ зур, диде авыл хуҗалыгы министры урынбасары.

Илдус Габдрахманов быел икмәкнең дәрәҗәсе булуын, ашлыкка бәя артуын әйтте
архив/Рамиль Гали

(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның авыл хуҗалыгы министрының үсемлекчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов сүзләренчә, быел ашлык сатып алу бәясе арткан. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.

“Россия буенча да, башка төбәкләр буенча да карасак, быел уңыш күләме берникадәр кимрәк. Шуңа күрә дә ашлыкның дәрәҗәсе бар. Бүген бигрәк тә арпага ихтыяҗ зур. Арпаның килосын 9 сумнан 10 сум 50 тиенгә кадәр сораучылар бар. Бу, һичшиксез, авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен әйбәт бәя. Шулай ук бодай культурасының да бәясе дә начар түгел. Әмма шул ук вакытта кемнең финанс мөмкинлеге бар, икмәген сатарга ашыкмаса да ярый. Чөнки урып-җыю чорында ашлык бәяләре һәрвакыт түбәнрәк була бит. Безнең фаразлар буенча, алга таба бәяләр хуҗалыклар өчен кулайрак, файдалырак булыр дип көтәбез”, - диде министр урынбасары.

Урынбасар сүзләренчә, Татарстанга үз ихтыяҗларын тәэмин итү өчен 3 млн 300 тонна тирәсе ашлык кирәк. Бу – икмәк пешерү, фураж тарттыру, чәчүлек орлыклар өчен тотыласы барлык күләм. Суктырылган бөртеклеләрнең калган өлеше чит төбәкләргә сатылачак.

  • Июль аенда, Зәй районында узган күчмә семинарда, министр Марат Әхмәтов “Татар-информ”га: Республика кырларында үз ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә торган һәм аның өстенә әле күпмедер күләмдә читкә сатарлык та ашлык балансы бар», - дигән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100