ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Марат Әхмәтов яз һәм җәйнең коры килүе уңыш күләменә басым ясый, дип белдерде

27 июль 2018, 10:00 , Фото: Чулпан Шакирова

Марат Әхмәтов яз һәм җәйнең коры килүе уңыш күләменә басым ясый, дип белдерде “Иген соңрак өлгерә торган булса, бөртекнең уңышы, аның тулылыгы башкачарак булыр иде”, диде министр.

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов быелгы яз һәм җәйнең коры килүе игеннәрне тиз өлгертте, шунлыктан урак эшләре тиз башланды, дип хәбәр итте. Билгеле булганча, коры һава торышы уңыш күләменә дә йогынты ясый.

«Чәчү эшләренә соң керешү сәбәпле, уракка, киресенчә, соңрак чыгарга тиеш идек. Әмма ләкин вегетация бара торган өч айны – май, июнь, айларын алсак, бу вакытта уртача еллар күрсәткече белән караганда, 170-180 мм явым-төшем күләме үтәлергә тиеш иде. Республика буенча быел явым-төшем күләме 100 мм га да тулмады. Әле кайбер районнар 45-50 мм белән дә калды. Димәк, уртача күпьеллык күрсәткеченә өч мәртәбә кимрәк явым-төшем күргән районнар бар. Дым факторы, корылык факторы дип әйтәбез, аның өстенә соңгы ике-өч атнада көннәрнең эссегә, корыга китүе иген өлгерүен бик тизләтте. Дөрес, ул уңышка да йогынты ясый. Әгәр иген соңрак өлгерә торган булса, бөртекнең уңышы, аның тулылыгы башкачарак булыр иде”, - диде министр, “Татар-информ” хәбәрчесенең соравына җавап биреп.

Марат Әхмәтов республика кырларында үзебезгә дә, сатуга чыгарырлык та иген бар, дип саный.

“Бүген оешкан төстә булганын җыйнап алырга кирәк. Республиканың үз ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә торган һәм аның өстенә әле күпмедер күләмдә читкә сатарлык та ашлык балансы бар кырларда. Аны хәзер безгә сыйфатлы итеп, югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Шушы максатта эшләячәкбез”, - диде ул Зәй районында узган күчмә семинарда.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10