Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Груничев: Коронавирус вакытында коммуналь тарифлар үсешен туктатып тору мөмкин түгел
Гамәлдә булган кануннар тарифлар үсешен туктата алмый.
(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Коммуналь хезмәтләргә тарифлар үсешен коронавирус вакытында канун нигезендә туктатып торып булмый. Бу хакта Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев ТР Хөкүмәте Йортында коммуналь хезмәтләргә тарифларны үзгәртү мәсьәләсенә багышланган брифингта белдерде.
«Барлык тарифлар да икътисади яктан нигезләнгән. Тарифларның туктатылып торуы керемнәре кимегән оешмаларга компенсацияләр ясауга китерәчәк. Әлеге чаралар тораль-коммуналь өлкәсендәге хезмәткәрләргә дә тискәре йогынты ясаячак. Анда да шундый ук кешеләр, безнең ватандашлар эшли. Без килеп, „сезгә хезмәт хакын кисәчәкбез“, дип әйтергә тиешме?» — диде ул.
Искәртеп үтик, Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар 4 процентка арткан. «Ул — рөхсәт ителгән чик», — дип сөйләгән иде Александр Груничев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз