news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Груничев: Июльдә Татарстанда коммуналь тарифлар рөхсәт ителгән чикләрдә артты

Гражданнар түләвенең тулаем үсеше 4 процент тәшкил итәчәк.

Груничев: Июльдә Татарстанда коммуналь тарифлар рөхсәт ителгән чикләрдә артты
Рамил Гали

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар 4 процентка арткан. Ул — рөхсәт ителгән чик. Бу хакта Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев ТР Хөкүмәте Йортында коммуналь хезмәтләргә тарифларны үзгәртү мәсьәләсенә багышланган брифингта сөйләде.

«Россия Хөкүмәте 2020 елга коммуналь хезмәтләр өчен коммуналь түләүләр бәйсен арттыру турында карар кабул итте. Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен быел индекс 1 июльдән 4 процент тәшкил итә. Бүгенге көндә күләмне бозу очраклары юк. Барысы да 4 процент кысаларында бара», — диде ул.

Александр Груничев сүзләренчә, 1 июльдән республика халкына сатыла торган табигый газга ваклап сату бәясе 5,72 сум/куб. м тәшкил итә. «Электр энергиясенә тариф 3 сум 93 тиен билгеләнгән, ә авыл җирлеге һәм шәһәр халкы өчен электр плитәләре белән җиһазландырылган күп фатирлы йортларда — 2 сум 77 тиен», — диде ул.

«Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү өчен 1 кешедән 89,8 сум, ә шәхси торакта яшәүчеләр 97,4 сум түли», — диде Татарстан Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100