news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2021 елда тарифлар үсеше буенча фаразларын әйтте

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен гражданнарның тулаем түләве 4 процентка артырга мөмкин.

Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2021 елда тарифлар үсеше буенча фаразларын әйтте
Солтан Исхаков

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия Хөкүмәте фаразларына караганда, 2021 елда коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның түләүләре барлыгы 4 процентка артачак. Бу хакта Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев ТР Хөкүмәте Йортында коммуналь хезмәтләргә тарифларны үзгәртү мәсьәләсенә багышланган брифингта белдерде.

«Газга күпләп сату бәяләрен индексацияләү 3 процент, электр энергиясенә 5 процент, су белән тәэмин итү, су кертү һәм җылылык белән тәэмин итү 4 процентка планлаштырыла. Әлеге яңалыклар кабул ителерме-юкмы яисә санитар-эпидемиологик вазгыять кысаларында шул ук килеш калырмы — төгәл әйтеп булмый, 2 айдан соң билгеле булыр», — диде ул.

Александр Груничев сүзләренчә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр күрсәткече Татарстанда иң түбәннәрнең берсе. «Росстат мәгълүматларына караганда, торак-коммуналь өчен түләүгә куллану чыгымнары өлеше 1 гаиләгә уртача 7,1 процент тәшкил итә», — дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100