news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Сәгыйтова: Нурбәк Батулланың сәнгатен йөз процент кабул итәм димим

“Мин алтын урталык яклы”, - ди Кариев театры директоры.

Гүзәл Сәгыйтова: Нурбәк Батулланың сәнгатен йөз процент кабул итәм димим
Султан Исхаков

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Гүзәл Сәгыйтова хореограф Нурбәк Батулла тәкъдим иткән яңа сәнгатьне тулысынча кабул итеп бетермәвен әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

Мин театрга килгәч, Нурбәк очыныбрак китте, дип әйтүчеләр дә булды. Аның талантына, кыюлыгына соклансам да, һәр адымын хупладым, дип әйтә алмыйм. Нурбәкнең сәнгатькә карашын йөз процент кабул итүчеләрдән түгелмен. Кадыймчеләр һәм җәдитчеләр арасында да мин алтын урталыкта торыр идем кебек”, - диде ул.

Нурбәк Батулла Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрыннан китүе турында гариза язган иде. Киләчәктә Нурбәк хореограф буларак Кариев театрында да, "Калеб" проектларына чакыру мөмкинлеген дә әйтте.

"Актерлар белән даими атнасына ике тапкыр шөгыльләнергә кирәк. Хореограф барыбер эш урынында булырга тиеш. Нурбәк Кариев театры актерларына бик күп нәрсә бирде, әмма соңгы елда дәресләрдә даимилек какшады. Әлегә без ярты ставкага биюче Алмаз Низамовны алдык. Ул заманча хореография вәкиле, театр тагын да баесын иде дигән теләктә без милли бию педагогын алу буенча сөйләшүләр алып барабыз”, - диде Гүзәл Сәгыйтова.

Директор "Мәскәү режиссерлары белән эшләү милли театрга хилафлык китермәсме?" дигән сорауга да алтын уртаклык кирәклеген әйтте. "Бу куркыныч безгә янамасын дигән максат белән милли театр вәкилләрен Бурятиядән Сайжин Жамбалова, Башкортстаннан Илсур Казакбаевны чакырдык".

Мәскәү режиссерлары безгә комачау итәме, юкмы, миллилекне югалтамы, әллә баета гынамы? Бу шундый ачык сорау, чөнки актерларга төрле режиссерлар белән эшләү тәҗрибәне баетуы бәхәссез, әмма монда да урталыкны сайларга кирәк. Гел тәрҗемә генә дә булмасын, үзебезнең милли әсәрләр дә булсын иде”, - дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100