ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Гүзәл Сәгыйтова Кариев театрының яңа сезонына бер сәгать алдан килергә чакырды

5 сентябрь 2019, 13:05 , Фото: Султан Исхаков

Гүзәл Сәгыйтова Кариев театрының яңа сезонына бер сәгать алдан килергә чакырды Театр директоры сүзләренчә, тамашачыларны кызыклы программа көтә.

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Гүзәл Сәгыйтова яңа сезон ачылышына тамашачыларга бер сәгать алдан килергә чакырды. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Камал исемендәге татар дәүләт академия театры яңа сезонны “Зәңгәр шәл” спектакле белән ачса, бәлки, безнең театрда “Кәҗүл читек” спектакле белән ачыла торган булыр. Әмма “Кәҗүл читек”кә кадәр идеяләребез төрле. Яңа сезонны, үткән елдагы кебек, бер сәгать алдан башларбыз дип уйлыйм. Тамашачыларны кызыклы программа көтә”, - диде Гүзәл Сәгыйтова.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10