ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Нурбәк Батулла үз канына буялып Дәрдмәндне биеде

19 август 2019, 21:55 , Фото: Салават Камалетдинов

Нурбәк Батулла үз канына буялып Дәрдмәндне биеде Бүген Заманча сәнгать галереясында «Дәрдмәнд» импровизацион хореографик спектакленең премьерасы булды.

(Казан, 19 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Дәрдмәнд» импровизацион хореографик спектакле башланыр алдыннан режиссер Туфан Имаметдинов тамашачыларны спектакльдә кан булуы турында кисәтте һәм каннан куркучыларның залдан чыгуын үтенде. Бүген Заманча сәнгать галереясында «Әлиф»че егетләрнең яңа спектакле тәкъдим ителде.

«Дәрдмәнд» хореографик спектакленең төп артисты – Нурбәк Батулла. Дәрдмәнд шигырьләрен көйләп яңгырату өчен Мәскәүдән сирәк очрый торган контртенор тавышлы татар җырчысы Рөстәм Яваев чакырылган. Ул җырларын скрипка, альт, контрабас импровизациясенә кушылып башкарды. Композитор – Эльмир Низамов.

Тамаша галереяның икенча катындагы залда үтте. Рөстәм Яваевның тавышы өченче каттан яңгырап торды.

Спектакль вакытында биюче өчен кызыл буяу кулланылмады, Нурбәк Батулла тәненнән кан тамды, тамашачы алдында ул үз канына буялып биеде. Спектакль тәмамлангач фикер алышыр алдыннан тамашачылар канга буялып беткән Нурбәк Батулланың залдан чыгуын сорадылар.

«Дәрдемәнд» импровизацион тамашасы - «Әлиф» иҗат берләшмәсе егетләренең чираттагы эксперименталь эше. Туфан Имаметдинов тирәсендә тупланган иҗади команданың үз тамашачысы бар. Залда язучылар Рабит Батулла, Лирон Хәмидуллин, кинорежиссер Фәрит Дәүләтшин, драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев, журналистлар бар иде.

  • «Дәрдемәнд» импровизацион тамашасы - «Әлиф» иҗат берләшмәсенең дүртенче тәҗрибәсе. Аланың беренче эше - «Әлиф» хореографик спектакле дәрәҗәле «Алтын битлек» театр премиясенә ия булган иде. Соңрак егетләр Туфан Имаметдинов җитәкчелегендә «Шамаил», «Әллүки» эксперименталь спектакльләрен чыгардылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10