Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Артык түләнгән пенсияне мәҗбүри рәвештә кире кайтару очрагы турында аңлаттылар
Кайсыбер очракта кешеләр билгеле бер үзгәрешләр турында мәгълүматны Пенсия фондына махсус рәвештә хәбәр итми. Бу үзгәрешләр документлар тапшырганда хаталар китереп чыгара яки кайсыбер түләүләрне бирүне туктата. Шушы мәгълүмат соңрак ачыклангач, артык алган акчаны кире кайтарасы була. Бу турыда РИА Новости яза.
Г.В.Плеханов исемендәге РЭУ профессоры Юлия Финогенова законсыз алынган «артык» пенсияне кире кайтару мәсьәләсе турында «Прайм» агентлыгына сөйләгән.
Ул мисалга «Чернобыль АЭСында фаҗига сәбәпле радиация йогынтысына дучар булган гражданнарны социаль яклау турында» законны мисал итеп китерә. Бу закон ай саен өстәмә түләү алу хокукы бирә, ләкин бу кешеләр куркыныч зонада даими яшәгән очракка гына каралган.
«Гражданин ташламалы зонадан башка төбәккә күчеп, анда бу закон буенча өстәмә түләү каралмаган булса, кеше бу түләүне алу хокукын югалта», – ди эксперт.
Әлеге очракта пенсия алучыны кисәтергә тиешләр: әгәр ул тору урынын үзгәртү турында ПФРга белешмә бирмәсә, акчаны алуны дәвам итсә, киләчәктә закон буенча бу акчаны кире кайтарырга тиеш була. Өстәвенә, Пенсия фонды законсыз түләнгән акча суммасын гына түгел, аннан процентлар да кайтаруны мәҗбүр итәргә мөмкин. Әгәр кисәтү булмаса, акчаны артык түләү ПФР хатасы булса, артык түләнгән сумманы кайтарырга кирәк булмый. Мондый эшләр буенча шикаять бирү срогы фонд артык акча түләүне ачыклаган вакыттан соң өч ел, ди белгеч.
- Белгеч пенсия рәсмиләштерүне кичектергән очракта, аның күләме арту турында аңлатты
- Белгеч «чит кеше пенсиясен алу» мөмкинлеге турында аңлатты
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз