news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч пенсия рәсмиләштерүне кичектергән очракта, аның күләме арту турында аңлатты

Пенсия рәсмиләштерүне бер елдан ун елга кадәр кичектереп торып була, бу очракта пенсия күләме арта. Бу турыда РИА Новости яза.

Әлеге очракның күпмегә отышлы һәм айлык суммага нинди өстәмә түләүләр булуы турында Г.В.Плеханов исемендәге РЭУның статистика кафедрасы доценты Ольга Лебединская сөйләгән.

2022 елда пенсия яше ир-атлар өчен 61,5 яшь, хатын-кызлар өчен 56,5 яшь. Пенсия рәсмиләштерүне бер елга кичектереп, эшләүне дәвам иткән очракта, пенсия коэффициентлары саны арта.

«Эш бирүче рәсми хезмәт хакыннан күчергән түләүләр күбрәк булган саен, пенсия күләме дә арта», – ди белгеч.

Аның сүзләренчә, пенсия рәсмиләштерүне 12 айга кичектерсәң, төзәтмә коэффициент фиксацияләнгән сумма өчен 1,056, иминият түләве өчен 1,07 була. Биш елдан соң әлеге коэффициент фиксацияләнгән сумма өчен 1,36, иминият өлеше өчен 1,45 кә җитә. Ун ел эчендә коэффициент фиксацияләнгән сумма өчен 2,11, иминият өлеше өчен 2,32 булачак, ди Лебединская.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100