news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч «чит кеше пенсиясен алу» мөмкинлеге турында аңлатты

Россиядә кайсыбер кешеләр мәрхүм ире яки хатыны пенсиясенә күчәргә хокуклы. Бу күчеш мәрхүмнең пенсиясе зуррак булган очракта эшләнергә мөмкин. РИА Новости шул хакта яза.

Мондый күчүнең нечкәлекләре турында «Прайм» агентлыгына Г.В.Плеханов исемендәге РЭУда Россия Сәүдә-икътисад палатасының «Кеше ресурслары белән идарә итү» кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец сөйләгән.

Белгеч сүзләренчә, «чит кеше пенсиясен алу» туендыручысын юглаткан очракта эшләнә. Иванова-Швец ассызыклаганча, бу очракта кеше ала торган пенсиядән иминият пенсиясенең беркетелгән суммасының 50 процентын чигерәләр. Шуңа күрә күчүнең табышлылыгын алдан бәяләргә кирәк.

«Чит кеше пенсиясенә күчүне» рәсмиләштерү Пенсия фондының территориаль бүлеге аша башкарыла.

Иванова-Шварц сүзләренчә, вафат булган ирең яки хатыныңның пенсиясенең тупланма өлешен алу мөмкинлеге дә бар. Бу кеше пенсиягә чыкканчы үлгән очракта башкарыла, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100