Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фатих Сибагатуллинның улы кайгы уртаклашучыларга рәхмәт әйтте
«Безнең әтине зурлап, аның хезмәтләрен хөрмәтләп, соңгы юлга озатырга җыелганыгыз өчен гаиләбез, туганнарыбыз исеменнән чиксез рәхмәтебезне белдерәбез», - диде Рәшит Сибагатуллин.
Җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Фатих Сибагатуллинны соңгы юлга озату мәрасимендә улы Рәшит кайгы уртаклашучыларга рәхмәт белдерде.
Казанда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Фатих Сибагатуллин белән хушлашу мәрасиме узды. Мәрхүмнең улы Рәшит гаиләсе исеменнән кайгы уртаклашучыларга рәхмәт белдерде.
«Хөрмәтле президентыбыз Рөстәм Нургалиевич, Минтимер Шәрипович, Фәрит Хәйруллович һәм бүгенге хушлашу чарасында катнашучылар. Барыгызга да безнең әтине шулай зурлап, аның хезмәтләрен хөрмәтләп, соңгы юлга озатырга җыелганыгыз өчен гаиләбез, туганнарыбыз исеменнән чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Барыгызга да исәнлек-саулык, җан тынычлыгы белән озын гомер итүегезне, хезмәтегездә уңышлар телибез. Зур кайгы хәсрәтләр берегезгә дә килмәсен иде. Рәхмәт сезгә», – диде мәрхүмнең улы Рәшит Сибагатуллин.
Фатих Сибагатуллинны туган ягы – Арча районы Апаз авылында җирләделәр.
- Казанда Фатих Сибагатуллинны соңгы юлга озаттылар
- Минтимер Шәймиев Фатих Сибагатуллин турында: Барысын да башкарып чыга торган кеше иде
- Хушлашу мәрасимен «Татар-информ» онлайн күрсәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз