Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Уразаев: «Татар базары»н сатып алучылар һәрвакыт сырып алалар
XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында ачылган «Казан Хәләл Маркет» сәүдә ярминкәсендә Россия төбәкләреннән татар эшмәкәрләре «Татар базары» бренды астында сәүдә итә.
Күргәзмәгә Россиянең 12 төбәгеннән эшмәкәрләр килгәннәр.
«Татарлар бөтен төбәкләрдән дә Татарстанга килергә атлыгып торалар. «Татар базары» дигән проектны бишенче ел алып барабыз. Һәрберсенең үз юнәлеше, йөзе, үзенчәлеге бар, шуңа күрә менә бу «Татар базары»н сатып алучылар һәрвакыт шулай сырып алалар», – диде Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү комитеты башлыгы, Милли шураның эшмәкәрлекне үстерү буенча эшче төркем җитәкчесе Фәрит Уразаев «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ул ярминкәдә Башкортстаннан бик күп милләттәшләребез катнашуын әйтте. Шулай ук, Түбән Новгородтан, Пенза өлкәсеннән, Оренбург өлкәсеннән, Мордовиядән, Пермь өлкәсеннән татар эшмәкәрләре күпләп килгән.
Фәрит Уразаев әйтүенчә, гадәттә мондый ярминкәләрдә барлык продукция сатылып бетә. «Һәрбер товар сатуга берничә мәртәбә кертелә. Бер товар икенче товарны рекламалый – монда кластер. Башка катнашучылар «нишләп безнекен алмыйлар?» дияргә мөмкин. Монда, беренчедән, үзләре җитештерүчеләр, арадашчылар, алып сатарлар юк, икенчедән, өч буын эшли торган гаилә бизнесы, өченчедән, барысы да борынгы татар традицияләренә бәйле продукцияләр, шуңа күрә аларның кодрәте, көче, рухы бар», – дип белдерде ул.
Россиядән татар эшмәкәрләре нинди продукция белән дан тотуы турында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сөйләгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз