Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Данис Шакиров: «Казан Хәләл Маркет»та күргәзмәбез «Татар базары» дигән бренд белән уза
XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында ачылган «Казан Хәләл Маркет» сәүдә ярминкәсендә Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән татар эшмәкәрләре үз продукцияләрен «Татар базары» бренды белән тәкъдим итә.
Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әйтте.
«Хәләл ул – азык-төлек кенә түгел, яшәү рәвеше буларак, хәләл индустрия буларак күзаллана – менә шул яссылыкта карала. Татарстаннан читтә эшчәнлек алып баручы татар эшмәкәрләре бүген биредә. Алар сату белән генә шөгыльләнми, татар хәрәкәтенә өлеш тә кертә. Бу катлам — ул без таяна торган, безгә терәк булган катлам», – диде Данис Шакиров.
Ул аерым бер төбәкләрнең казылык ясау осталыгын билгеләп узды.
«Тәҗрибә уртаклашу дигәндә, беренчедән, бүгенге көндә кемнән генә сораган очракта да, әлбәттә, татар казылыгы. Билгеле, без Татарстаныбызны яратабыз, ләкин менә Нижгар, Мордовия, Пенза якларында әзерләнгән казылык ул башкача. Ул бит аларның яшәү чыганагын тәэмин иткән, еллар дәвамында буыннан буынга күчеп килә торган үзләренең шөгыле. Аның үз рецептурасы, бүгенге көндә аерым бер тирән мәгънәсе бар. Менә мин хәзер күзәтәм: халкыбыз килеп, сатучыларның кайсы төбәктән булулары белән кызыксыналар», – диде Данис Шакиров.
Күргәзмә эше җиде концепция нигезендә оештырылган.
- Татар аты
- Татар казы
- Татар балы
- Татар чәе
- Майлар (үсемлек майлары)
- Милли киемнәр
- Милли сувенирлар
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз