news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Агросәнәгать паркында «Казан Хәләл Маркет» сәүдә ярминкәсе ачылды

Бүген XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының беренче рәсми чарасы буларак «Казан» агросәнәгать паркында «Казан Хәләл Маркет» сәүдә ярминкәсе ачылды.

Ярминкәдә Россиянең 11 төбәгеннән һәм 9 чит илдән 100гә якын компания үз продукциясен тәкъдим итә. Ачылыш тантанасы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Коръән сүрәләрен укуы белән ачылды.

Ярминкә ачылышында Татарстан Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Маркович, Мароккодан Ислам сәүдә үсеше үзәге генераль директоры Латыйфа Әл Буабдэлэуи, Ислам сәүдә һәм үсеш палатасы генераль секретаре Юсеф Хәсән Хәләви, төрле илләрдән кунаклар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда хәләл индустрия үсешенә зур игътибар бирелүе турында әйтте. «Республикада ярминкәләр – яңа сәүдә элемтәләрен булдырырга мөмкинлек бирүче изге традиция. Биредә бүген Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән төрледән-төрле бай продукция тәкъдим ителгән. «Казан Хәләл Маркет» ярминкәсе Татарстанның хәләл продукциясен Көнчыгыш илләре базарларына чыгару өчен яңа мөмкинлекләр бирер һәм партнерлык элемтәләрен тирәнәйтер», – дигән ышанычын белдерде Татарстан Рәисе.

Ул Татарстан һәм тулаем Россиянең хәләл базарына халыкара кызыксыну күренүен ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов партнерларга, оешмаларга, шәхси эшмәкәрләргә, Россия һәм халыкара компанияләргә шушы ярминкәне оештыру һәм катнашулары өчен рәхмәтен җиткерде. Ул ярминкәнең уңышлы эшчәнлеген теләде.

Максим Маркович ярминкәнең дүртенче мәртәбә оештырылуын искәртеп, аңа ихтыяҗ һәм кызыксыну зур булуын билгеләп үтте.

Бирегә Татарстаннан, шулай ук, Түбән Новгород, Мордовия, Пенза, Чувашстан кебек төбәкләрдән дистә еллар кәсепчелек иткән эшмәкәрләр үз продукцияләре белән килгән. Ярминкәдә алар «Татар базары» бренды астында эшли. Шулай ук, Әфганстан, Беларусь, Кыргызстан, Төркмәнстан, Төркия, Һиндстан, Согуд Гарәбстаны, Судан компанияләреннән азык-төлек, кием-салым, бизәнү, зәркән, күн эшләнмәләр һ.б. товарлар тәкъдим ителә.

Сәүдә мәйданчыгы «хәләл» стандартларына җавап бирерлек итеп әзерләнгән. Барлык продукция, чималның «хәләл» стандартларына тәңгәллеге тикшерелгән.

Ярминкә 17 майга кадәр 8.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot