news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Хәләл - тормыш фәлсәфәсе, ул дөньядагы миллионлаган кешене берләштерә

Рөстәм Миңнеханов: Хәләл - тормыш фәлсәфәсе, ул дөньядагы миллионлаган кешене берләштерә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан» Агросәнәгать паркында «КазанФорум» халыкара икътисади форумы кысаларында «Казан хәләл маркет» ярминкәсе ачылышында катнашты.

«Бүген хәләл - тулы бер тормыш фәлсәфәсе, ул мәдәни, рухи кыйммәтләрне чагылдыра, бөтен дөнья буйлап миллионлаган кешене берләштерә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Татарстанның Россиянең алдынгы төбәге буларак хәләл индустриясенә аерым игътибар бирүен билгеләп узды. «Без бу юнәлештә норматив-хокукый базаны ныгыту буенча актив эшлибез», - дип белдерде Татарстан Рәисе.

«Татарстанда хәләл стандарты буенча эшләүче 150дән артык җитештерүче бар. Экспорт та үсә. Былтыр республикадан читкә чыгарылган хәләл продукция 45 миллион АКШ долларын тәшкил итте. Быел да уңай динамика күзәтелә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул икътисади форум уздыруда ярдәм күрсәткән өчен РФ Президенты Владимир Путинга, Россия Хөкүмәтенә рәхмәтен җиткерде.

  • Бу чара «KazanForum» кысаларында уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot