Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәннәр академиясендә Габдулла Тукайны өйрәнүче галимнәргә истәлек билгесе тапшырдылар
Мактау билгесе Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Мәскәүдә ясалган.
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә Габдулла Тукайның язмышын һәм иҗатын өйрәнүгә зур өлеш керткән галимнәр истәлек билгесе белән бүләкләнде.
Бөек шагыйрьгә 135 ел тулу уңаеннан ясалган истәлек билгесенә филология фәннәре кандидаты Әнисә Алиева, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре Гөлчирә Ханнанова һәм Татар энциклопедиясе институтының өлкән фәнни хезмәткәре Азат Ахунов лаек булды.
Истәлек билгесе Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге һәм «Татарстан якташлык җәмгыяте» заказы белән Габдулла Тукайның юбилее уңаеннан ясалган.
Билгенең алгы ягында Габдулла Тукай сурәтләнгән, ә икенче ягында шагыйрьнең «Туган тел» шигыреннән өзек китерелгән. Әлеге мактау билгесе белән Габдулла Тукайның истәлеген һәм мирасын, татар телен саклау, милли мәдәниятне үстерүгә сизелерлек өлеш керткән кешеләр бүләкләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз