news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан истәлек билгесе ясаганнар

Билгенең алгы ягында Габдулла Тукай сурәтләнгән, ә икенче ягында шагыйрьнең «Туган тел» шигыреннән өзек китерелгән.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге һәм «Татарстан якташлык җәмгыяте» заказы белән Габдулла Тукайның юбилее уңаеннан истәлек билгесе ясаганнар.

Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 26 апрельдә бөек татар шагыйренең тууына 135 ел тула.

Билгенең алгы ягында Габдулла Тукай сурәтләнгән, ә икенче ягында шагыйрьнең «Туган тел» шигыреннән өзек китерелгән.

Әлеге мактау билгесе белән Габдулла Тукайның истәлеген һәм мирасын, татар телен саклау, милли мәдәниятне үстерүгә сизелерлек өлеш керткән кешеләр бүләкләнәчәк.

Аны Мәскәү, Казан һәм Санкт-Петербургта 26 апрель көнне бөек татар шагыйрен искә алуга багышланган чараларда тапшыру күздә тотыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot