news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эстониядә халыкара бәйгедә катнашкан татарстанлыларның биюен Таллин татарлары да караган

Таллинның татар җәмгыяте вәкиле Фәүзия Һадиуллина бу уңайдан хис-кичерешләрен социаль челтәрдәге битендә язган.

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Эстония башкаласы Таллинда үткән "Тиктормаслар дусларын чакыра” халыкара бәйге–фестивалендә катнашучы Татарстан коллективының чыгышын карарга Эстония татарлары да килгән. "Таллиннда яшәгән барлык милләтттәшләребез дә Татарстан балалары өчен җан атарга килделәр", - ди студиядә шөгыльләнүче баланың әнисе Чулпан Галиәхмәтова.

Таллинның татар җәмгыяте вәкиле Фәүзия Һадиуллина бу уңайдан хис-кичерешләрен социаль челтәрдәге битендә язган.

Исегезгә төшерәбез, “Каzan” бию ансамбленең хореография студиясендә шөгыльләнгән балалар "Тиктормаслар дусларын чакыра” ("Непоседы приглашают друзей") хореография сәнгатенең XVIII халыкара бәйге–фестивалендә катнаша. Коллективны Нигина Әхмәдуллина җитәкли. Быел бәйгедә Эстония, Россия, Белорусcия һәм Латвиядән 47 коллектив катнашкан. 

"Kazan" бию ансамбленең балалар студиясе бәйгедә "Су юлы", "Ак калфак", "Зәңгәр шәл" дип аталган татар хореографик композицияләрен күрсәткән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100