ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова татар китабын таныту планын булдырырга тәкъдим итә
Якыннарыгыз хәрби хезмәтнең авырлыгын һәрвакыт сезнең белән бергә кичерә - Р.Миңнеханов
Бахрейн шәехе Мурейхи Татарстан имамнарына дәрес бирде
Михаил Бабич Ватанны саклаучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
«Татар-информ» агентлыгы фотографын Татарстан Югары суды рәисе бүләкләде

Мәдәният

Эстония фестивалендә 1200 бала арасында Казаннан Н.Әхмәдуллина укучылары да чыгыш ясый

6 декабрь 2017, 20:33

Эстония фестивалендә 1200 бала арасында Казаннан Н.Әхмәдуллина укучылары да чыгыш ясый "Тиктормаслар дусларын чакыра” халыкара бәйге–фестивалендә Эстония, Россия, Белорусcия һәм Латвиядән 47 коллектив чыгыш ясаячак.

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). “Каzan” бию ансамбленең хореография студиясендә шөгыльләнгән балалар "Тиктормаслар дусларын чакыра” ("Непоседы приглашают друзей") хореография сәнгатенең XVIII халыкара бәйге–фестивалендә катнаша. Студияне Нигина Әхмәдуллина җитәкли. Бу хакта "Татар-информ"га студиядән хәбәр иттеләр.

Моңа кадәр дә Нигина Әхмәдуллина җитәкләгән “Әсфир”, “Сәйран” төркемнәре Россиянең төрле шәһәрләреннән җиңү яулап кайткан иде инде. Быел алар Эстонияне яуларга җыена.

Мәгълүмат өчен. 8 - 10 декабрь көннәрендә Эстония башкаласы Таллинның Сальме мәдәният үзәгендә “Тиктормаслар дусларын чакыра” ("Непоседы приглашают друзей") хореография сәнгатенең XVIII халыкара бәйге–фестивале уза. Быел бәйгедә рекордлы санда биючеләр катнашырга теләк белдергән - Эстония, Россия, Белорусcия һәм Латвиядән 47 коллектив чыгыш ясаячак. Сәхнәгә 1200дән артык биюче чыгачак. Программада- 300ләп номер. Бию коллективлары бәйге программасында төрле юнәлешләрдә: эстрада, халык, классик, заманча бию, танцеваль шоу белән чыгыш ясый. Ансамбльләр, солистлар, дуэтлар үз номинацияләрендә лауреат һәм дипломант исемен алырга осталыкларын күрсәтәчәк. Шулай ук төп премия - акчалата бүләкләр дә каралган.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр