ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгчысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды
Авыл тормышын яктырткан әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясалды - исемлек
Дүрт татар язучысына дүрт әдәби премия тапшырылды - исемлек

Татар дөньясы

Хореограф Нигина Әхмәдуллина: Татар биюендә аяк хәрәкәте читек аркасында барлыкка килгән

8 февраль 2017, 20:00 , Фото: Султан Исхаков

Хореограф Нигина Әхмәдуллина: Татар биюендә аяк хәрәкәте читек аркасында барлыкка килгән "Татар биюендә аяк хәрәкәтләре биюченең матур читекләрен күрсәтү өчен махсус уйлап чыгарылган кебек!" - ди ул.

 (Казан, 8 февраль, "Татар-информ"). “Казан” бию ансамбленең балалар хореографик студиясе укытучысы Нигина Әхмәдуллина фикеренчә, татар биюендәге кызыклы аяк хәрәкәтләренең барлыкка килүенә сәбәпче булып читекләр тора. Бу хакта ул "Интертат.ру" электрон газетасы укучыларына күрсәткән мастер-классы вакытында белдерде.

"Татар биюендә аяк хәрәкәтләре биюченең матур читекләрен күрсәтү өчен махсус уйлап чыгарылган кебек!" - ди Нигина Әхмәдуллина. 

Шулай ук, хореограф фикеренчә, татар биюендә гадәти булмаган “бию рәсеме” – биюченең орнамент ясап хәрәкәтләнүе - татар милли орнаменты белән бәйле.

Нигина Әхмәдуллина "Интертат.ру" электрон газетасы укучыларына салмак һәм җитез татар биюләре буенча мастер-класс күрсәтте. Әлеге мастер-классның язмасы социаль челтәрләргә урнаштырылган. 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр