news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда аномаль эсселектән тыш яшен һәм көчле җил көтелә

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда аномаль эссе һава торышы саклана. Шул ук вакытта һава шартларының өстәмә рәвештә начарлануы көтелә, дип кисәтә ТР Гидрометеорология үзәге.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, җил төньяк-көнбатыштан. Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен булуы ихтимал.

Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метрга кадәр көчле җил фаразлана, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр көчәячәк, дип билгеләп үтә метеорологлар.

Көндезге сәгатьләрдә. Татарстанның көньяк районнарында эссе булачак.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республика синоптиклары +36 градуска кадәр эсселек аркасында кисәтү игълан иткән иде. Аномаль һава температурасы күтәрелүнең сәбәпләрен КФУ профессоры аңлатты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100