news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дания Заһидуллина: Муса Җәлилнең шигъри иҗаты тулысынча өйрәнелмәгән

Муса Җәлилнең фашистларга каршы алып барган батырлыгы аның әдәби иҗатын өйрәнүне читтә калдырды дип аңлата академик.

Дания Заһидуллина: Муса Җәлилнең шигъри иҗаты тулысынча өйрәнелмәгән
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина Муса Җәлилнең шигъри иҗаты тулысынча өйрәнелмәгән дип саный.

«Муса Җәлил иҗатын татар әдәбиятын үзгәрткән шагыйрь буларак карау мөмкинлекләре әле бүгенге көнгә кадәр тулысынча тормышка ашкан дип әйтеп булмый. Шуңа күрә аның шигъри иҗатын өйрәнү безнең гуманитар фәннәребезнең төп бурычларыннан берсе булып кала», — диде Дания Заһидуллина Фәннәр академиясендә узган түгәрәк өстәлдә.

Муса Җәлилнең фашистларга каршы алып барган батырлыгы аның әдәби иҗатын өйрәнүне читтә калдырды дип аңлата академик.

«Муса Җәлилнең иҗатына караш патриотик дулкынга салынды. Аның иҗаты 1930нчы еллар ахырында татар әдәбиятын үзгәртүгә юнәлтелгән иде. Сугыш башланганчы ук, Муса Җәлил татар халкының тирән тамырларына төшеп, халкыбызны яратуын, туган җире һәм халыкның бердәмлеге өчен көрәшнең изгелеген күтәреп чыга», — диде Дания Заһидуллина.

Шушы фикернең дөреслегенә инану өчен, галим «Алтынчәч» либреттосын искә төшерде. «Шушы әсәрендә татар әдәбиятының традицияләрен, аның символлар, мифлар белән уйнау мөмкинлекләрен күрсәтеп бирә алган», — диде ул.

Дания Заһидуллина бүгенге татар поэзиясенең югарылыгын да Муса Җәлил куйган кыйблалар белән бәйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100