news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Фәннәр академиясендә Җәлил энциклопедиясен булдыру кирәклеге әйтелде

Ким Миңнуллин Җәлил энциклопедиясен эшләүне дәүләт программасына кертергә өметләнүен әйтте.

Татарстан Фәннәр академиясендә Җәлил энциклопедиясен булдыру кирәклеге әйтелде
Рифат Каюмов

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Фәннәр академиясендә узган Муса Җәлилнең иҗатын өйрәнүгә багышланган түгәрәк өстәлдә герой-шагыйрьнең энциклопедиясен булдыру кирәклеге әйтелде.

 «Җәлилнең сайланма әсәрләре 3 том булып 1955-1956 елларда, 4 том булып 1975-1976 елларда чыга, 5 том булып 2006 елда дөнья күрә. Әсәрләренең факсимель басмасы 2000 һәм 2005 елларда басыла. Шуларга нигезләнеп Җәлил энциклопедиясен эшләү мәсьәләсен көн тәртибенә куяр вакыт җитте», — диде Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбиятны өйрәнү бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының директоры Ким Миңнуллин Җәлил энциклопедиясен тупларга кирәк дигән фикерне яклап чыкты.

«Җәлил энциклопедиясе кирәк. Моңарчы да ул мәсьәләнең күтәрелгәне булды. Безгә иң элек Тукай энциклопедиясен тәмамларга кирәк иде. Киләсе юбилейларына эшләп чыгып булмас микән дип уйлыйбыз. Әлегә уйлану һәм эзләнү этабы бара», — диде Ким Миңнуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Институт директоры Җәлил энциклопедиясен эшләүне дәүләт программасына кертергә өметләнүен әйтте. «Без моның турында фәнни җәмәгатьчелеккә җиткерергә тиеш», — диде Ким Миңнуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100