news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дания Нуруллина: Радиоспектакльдә тавышың аша күз карашына кадәр сизелергә тиеш

«Радио микрофоны каршында эшләү бик четрекле һәм авыр», — ди Татарстанның халык артисты.

Дания Нуруллина: Радиоспектакльдә тавышың аша күз карашына кадәр сизелергә тиеш
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Радиоспектакльдә артист үзенең сөйләве аша тыңлаучыларга күз карашын, сулышына кадәр сиздерергә тиеш, ди Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина.

«Безне: „Сәхнәдә спектакль куйганда, тавышыгыз егерме дүртенче рәткә хәтле ишетелергә тиеш“, — дип өйрәтәләр иде. Ә радиоспектакльдә бик табигый сөйләшергә кирәк. Синең сөйләвеңдә сулышың, күз карашың сизелеп торырга тиеш. Аны укыган вакытта ук үзеңә тоярга кирәк. Микрофон алдында эшләү бик четрекле һәм авыр ул», — диде Дания Нуруллина «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Аның сүзләренчә, радиоспектакльнең авырлыгы тамашачыга хәрәкәтләрне күрсәтә алмауга да бәйле. «Театр сәхнәсендә күңелеңне биреп, онытылып уйныйсың. Бөтен хәрәкәтләрне күрсәтәсең. Ә радиода хәрәкәтләнеп булмый. Аны беркем күрми бит. Аннан соң театрда партнерлар да ярдәм итә», — диде ул.

«Татарстан» дәүләт радиосы «Мин әтине өйрәтәм» радиоспектаклен башлап җибәрде. Анда радио хезмәткәрләре дә, Камал театры артистлары да катнаша. 24 серияле радиоспектакльне «Татарстан» радиосы сайтында һәм «Татарстан авазы» кушымтасында тыңларга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100