news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәсим Акмал: Каләм алуга, журналист Аллаһ каршында тел сакларга, дип вәгъдә бирә

«Без, журналистлар, татар теленең чисталыгын, дөреслеген сакларга тиешбез», — диде «Татарстан» радиосының әдәбият-сәнгать редакциясе шеф-редакторы.

Нәсим Акмал: Каләм алуга, журналист Аллаһ каршында тел сакларга, дип вәгъдә бирә
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Татарстан» радиосының әдәбият-сәнгать редакциясе шеф-редакторы Нәсим Акмал татар журналистлары каләм алуга, туган телне сакларга Аллаһы Тәгалә каршында вәгъдә бирә, дип саный.

Әлеге фикерен ул «Татарстан» радиосының «Мин әтине өйрәтәм» дип аталган юмористик радиоспектакленә багышланган матбугат очрашуында әйтте.

«Дөресен генә әйткәндә, безнең максат радиоспектакль әзерләү генә булмагандыр. Безнең максат — туган телне саклау, яклау. Журналист татарча яза, яисә микрофонга сөйли икән, димәк ул Аллаһы Тәгалә каршында туган телен якларга вәгъдә биргән. Туган тел — Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бер әманәт. Без аның чисталыгын, дөреслеген сакларга тиешбез. Безгә шундый вазифа йөкләнә», — диде ул.

«Мин әтине өйрәтәм» дип аталган юмористик радиоспектакль проекты радио эфирында март аенда башланды. Радиоспектакльдә «Татарстан» радиосы хезмәткәрләре һәм Камал театры артистлары катнаша.

Спектакль әби белән бабай, әти белән әни һәм малай белән кызның аралашуына корылган. «Әби белән бабай кайчандыр авылдан шәһәргә күченеп килгән, уллары шәһәр мохитендә үскән, үз вакытында татарча белем ала алмаган, телне камил белеп бетермәүче милли җанлы егет», — дип таныштырды сценарий һәм идея авторы Нәсим Акмал «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

24 сериядән радиоспектакльне «Татарстан» радиосы сайтында һәм «Татарстан авазы» кушымтасында тыңларга мөмкин. Радиоспектакль Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100