news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәсим Акмал Татарстанда радиорежиссура сәнгатенең бетеп баруын әйтте

«Безнең радиода радиорежиссура бетсә, ул республикада да юкка чыгарга мөмкин», — диде шеф-редактор.

Нәсим Акмал Татарстанда радиорежиссура сәнгатенең бетеп баруын әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Татарстан» радиосының әдәбият-сәнгать редакциясе шеф-редакторы Нәсим Акмал республикада радиорежиссура сәнгатенең югалып баруын әйтте.

Шундый фикере белән ул «Татарстан» радиосының «Мин әтине өйрәтәм» дип аталган юмористик радиоспектакленә багышланган матбугат очрашуында уртаклашты.

«Эшнең биш проценты гына — сценарий авторы хезмәте. Монда бик көчле режиссер Рамил Һидиятулланың хезмәте зур. Ул — республикада радиорежиссура мәктәбен дәвам итүче кешеләрнең берсе. Бездә радиорежиссура дигән сәнгать югалып бара. Әгәр дә ул „Татарстан“ радиосында бетсә, ул бөтенләй юкка чыгарга мөмкин», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

Элегрәк «Татарстан» ДТРК генераль директоры Фирдүс Гыймалтдинов радиога күләмле, тирән мәгънәле тапшырулар алып баручы яшьләрне хәзерге хезмәт хакларына җәлеп итү кыенлык тудыруын әйткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100