news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данир Сабировның «Ике юбилей» программасында Хәмдүнә Тимергалиева төшәргә тиеш булган

Данир Сабиров 1, 2 апрельдә Казанда үз тамашачысына эстрада моноспектаклен тәкъдим итәчәк.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Данир Сабировның «Ике юбилей» программасында Хәмдүнә Тимергалиеваның төшүе планлаштырып куелган булган.

«Студиядә шушы моноспектакльнең баш өлешен төшергәндә, Хәмдүнә апаның үлүе турында хәбәр килде», — диде Татарстанның халык артисты Данир Сабиров.

Данир Сабиров 1,2 апрельдә Казанда үз тамашачысына эстрада моноспектаклен тәкъдим итәчәк. Бу моноспектакльне оештыруга бер миллион сумнан артык акча сарыф ителгән.

  • Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева 2020 елның 14 сентябрендә вафат булды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100