news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ике юбилей» моноспектаклен төшерүгә бер миллионнан артык акча сарыф ителгән

Тамашачы «Ике юбилей» эстрада моноспектальне Казанның «Пирамида» концертлар залында 1- 2 апрельдә күрә алачак.

«Ике юбилей» моноспектаклен төшерүгә бер миллионнан артык акча сарыф ителгән
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Данир Сабиров тамашачысына тәкъдим итәчәк «Ике юбилей» эстрада моноспектаклен төшерүгә бер миллионнан артык акча сарыф ителгән.

«Төшерү, декорацияләр, костюм, реквизитлар, грим салучылар, костюмнар өчен җаваплы кеше… Бер миллионнан арткач, санамый башладык», — диде Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров.

Моноспектакльнең видео өлешендә төшкән артистлар Данирдан акча алмаган. «Коллегалар арасында төшәргә вакыты булмаганнар да булды. Кайберләренә яраклашырга туры килде, аларның төшүе беренче чиратта миңа кирәк», — диде артист.

Шулай ук «Ике юбилей» моноспектакленең режиссеры, алып баручы Марсель Мәхмүтов та «бушлай» эшләгән. «Без эшли башлаганда бер бәягә килешкән идек. Ә, эшли-эшли, бәя кимеде», — диде Марсель.

Бу программа белән Данир Сабиров, халыкта кызыксыну уянса, башка шәһәрләргә, төбәкләргә дә барырга планлаштыра. Казан тамашачысы эстрада моноспектаклен «Пирамида» концертлар залында 1, 2 апрель көннәрендә күрә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100