news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данир Сабировның «Ике юбилей» моноспектакле булган хәлләргә нигезләнгән

«Ике юбилей» моноспектакле өчен махсус төшерелгән видеода Татарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов, Винера Ганеева, Гамил Әсхәдулла, Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров, Элвин Грей һәм башкалар төшә.

Данир Сабировның «Ике юбилей» моноспектакле булган хәлләргә нигезләнгән
Солтан Исхаков

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Данир Сабировның «Ике юбилей» эстрада моноспектаклендә күрсәтелгән хәлләр тормыштан алынган.

«Беренчедән, Данир да, мин дә мәҗлесләр алып барабыз. Бер көнне Данир: „Башка юнәлештәге берәр спектакльдә уйныйсы килә“, — диде. Данирның пародист та, җырчы да, алып баручы да булуын искә төшергәч, аның героен шушы шартларга салырга туры килде», — диде моноспектакльнең режиссеры Марсель Мәхмүтов.

Моноспектакльдә алып баручы Данир Сабиров бер көнне ике юбилей алып барырга тиеш. Ике юбиляр үзара таныш, әмма алар дошманнар.

Режиссер сүзләренчә, бу хәл чынбарлыкта булган. «Минем дә, Данирның да бер көнне ике мәҗлесне алып барырга тырышканыбыз бар», — диде ул.

«Ике юбилей» моноспектакле өчен махсус видео төшерелгән. Әлеге видеотасмада Татарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов, Винера Ганеева, Гамил Әсхәдулла, Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров, Элвин Грей һәм башкалар төшә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100