news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Йосыпов: Самолетны кукуруз кырына утыртканда курку хисе булмады

«Баштан бу хәлнең безнең белән булганына ышанасы килмәде, чөнки аэропортка әйләнеп кайтырга теләдек. Мөмкин түгеллеген аңлагач, күңелсезләндек», - диде пилот.

Дамир Йосыпов: Самолетны кукуруз кырына утыртканда курку хисе булмады
Владимир Васильев

Россия Герое, пилот Дамир Йосыпов «На солнце, вдоль рядов кукурузы» фильмы премьерасында самолетны кырга утырту вакыйгасын искә алып сөйләде.

«Самолетны кукуруз кырына утыртканда миндә курку хисе юк иде, чөнки барысы да бик тиз – мизгел эчендә булды. Самолет төшә башлаганда нинди хисләр кичердең, кемнедер искә төшердеңме, дога кылдыңмы, дип сорыйлар. Эшкә бирелгән идем мин. Курку турында уйларга вакыт калмаган иде. Баштан бу хәлнең безнең белән булганына ышанасы килмәде, чөнки аэропортка әйләнеп кайтырга теләдек. Мөмкин түгеллеген аңлагач, күңелсезләндек», - диде ул.

Дамир Йосыпов самолет очкан вакытта кукуруз кырын күргәч, шунда төшәргә карар кылуын әйтте. «Мин ул вакытта төрле хисләр кичердем», - дип өстәде пилот.

«Авариядән соң бер айдан артык отпускта булдым, бу тернәкләнү, төрле очрашуларга чакырулар белән бәйле булды. Соңрак медицина комиссиясен үттем. Шул ук компаниядә эшләвемне дәвам иттем. Яңадан эшли башлаганда дулкынлану хисе булды. Бу хәлне «могҗиза» дисәләр дә, экипаж һәм пассажирларның күңелендә төер булып калды. Шуңа бу күңелсез хәлне онытыр өчен, гадәти эш режимына керешәсем килде», - диде ул.

Самолетны кырга утырткан вакытта ул ике телефонын югалткан, шуңа күрә хатыны Наталья Йосыповага икенче пилот – Георгий Мурзинның телефоныннан шалтыратып, хәлне аңлаткан.

«Натальяны тынычландырдым. «Минем белән бар да яхшы, барыбыз да исән-сау», - дидем. Бу вакыйга турында журналистлардан ишетеп, шок хәлендә калмасын өчен әйтергә булдым. Әти-әниләрем, туганнарым телевизордан белеп алды. Гәрчә әтием дә гомере буе очучы булып эшләсә дә, әнием әле дә минем өчен борчыла. Әтигә кызыгып, мин дә пилот булырга хыялланган идем», - диде герой.

Дамир Йосыпов әйтүенчә, самолетны кырга утырткач, пассажирларны эвакуацияләгәннәр. «Өлкән бортпроводникның «кукуруз рәтләре буйлап, кояшка таба барыгыз», - дигән сүзе канатлы гыйбарә булып күңелгә кереп калды. Бу сүзләр фильмда да яңгырый, фильмның исеме дә шулай аталды. Ашыгыч ярдәм машиналары, автобуслар килеп җиткәч, пассажирлар җиңел сулап куйды. Кайберләре блокнотка исем фамилияләрне, номерларны җыеп йөрде», - диде ул.

«Ватсап» кушымтасында төркем ачтылар һәм без әлегә кадәр пассажирлар белән аралашып торабыз. Фильм турында фикерләр алыштык, чөнки фильмны төшергәндә аларны да чакырдылар, үзләре турында сөйләделәр. Кайбер тарихлар сюжетка да керде. Соңрак барыбызны да фильмның Мәскәүдәге премьерасына чакырдылар», - диде Дамир Йосыпов премьерада.

  • Россия Президенты Владимир Путин 2019 елның 22 ноябрендә «Урал авиалинияләре» пилотлары Дамир Йосыпов һәм Георгий Мурзинга Россия Геройларының алтын медальләрен тапшырды. 2019 елның 15 августында һавага күтәрелгәч, самолет двигателенә кошлар бәрелү нәтиҗәсендә, һава судносы биеклекне югалта башлый. Экипаж командиры Дамир Йосыпов Airbus-A321 лайнерын аэропорт янындагы кукуруз басуына төшереп утырта. Барлыгы 226 пассажир, 7 экипаж әгъзасы була, һәлак булучылар юк.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100