news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү янындагы басуга төшеп утырган очкычның командиры Екатеринбургка кайтты

Авиаһәлакәттә 76 кеше зыян күргән, пассажирларның барысы да исән-сау.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Мәскәүдән Симферопольгә очканда экстрен рәвештә җиргә төшеп утырган «Урал авиалинияләре» авиакомпаниясенең Airbus-A321 очкычы пилотлары Дамир Йосыпов белән Георгий Мурзин Екатеринбургка кайткан. Бу хакта «Российская газета» яза.

Командир белән икенче пилот Екатеринбургка 16 августта төнлә кайтып җиткән. 

Мәгълүм булганча, әлеге гаддәттән тыш хәл 15 август көнне булды. Һавага күтәрелгәч самолет двигателенә кошлар бәрелү нәтиҗәсендә, һава судносы биеклекне югалта башлый. Экипаж командиры Дамир Йосыпов лайнерны аэропорт янындагы кукуруз басуына төшереп утырта. 76 кеше зыян күрә, әмма һәлак булучылар юк. Очкыч ремонтларлык хәлдә түгел. Пассажирларның өчтән бере икенче рейс белән Симферопольгә исән-имин барып җиткән.

Россия җитәкчелеге тарафыннан очкыч командирына һәм икенче пилотка дәүләт дәрәҗәсендә рәхмәт белдереләчәге хәбәр ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot