news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Йосыпов батырлыгы турындагы фильм премьерасында: Булганның кадерен белергә кирәк

Россия Герое «На солнце, вдоль рядов кукурузы» фильмы премьерасында Казанда тамашачылар белән очрашты.

Дамир Йосыпов батырлыгы турындагы фильм премьерасында: Булганның кадерен белергә кирәк
Владимир Васильев

Казанда XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында Россия Герое, пилот Дамир Йосыповның язмышына бәйле, «На солнце, вдоль рядов кукурузы» фильмы премьерасы булды. Премьерада Дамир Йосыпов фильмга мөнәсәбәте, аны төшерү мизгелләре турында сөйләде.

  • Россия Президенты Владимир Путин 2019 елның 22 ноябрендә «Урал авиалинияләре» пилотлары Дамир Йосыпов һәм Георгий Мурзинга Россия Геройларының алтын медальләрен тапшырды. 2019 елның 15 августында һавага күтәрелгәч, самолет двигателенә кошлар бәрелү нәтиҗәсендә, һава судносы биеклекне югалта башлый. Экипаж командиры Дамир Йосыпов Airbus-A321 лайнерын аэропорт янындагы кукуруз басуына төшереп утырта. Барлыгы 226 пассажир, 7 экипаж әгъзасы була, һәлак булучылар юк.

«Фильм авария ситуацияләрендә үз-үзеңне тоту инструкциясе турында түгел. Пилот булырга хыялланган һәм авырлыклар аша максатына ирешкән мәктәп укучысының тормыш тарихы бу. Фильм кыйммәтләрне яңадан бәяләү, булганның кадерен белү турында. Съемкаларда мин дә катнаштым, самолет кабинасында булган вакыйгаларның техник яктан дөрес булуын тикшердем», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Дамир Йосыпов фильмны каравы турында әйтте. «Гомумән алганда, канәгать калдым. Ләкин авария вакытында булган һәр мизгелне, детальне чагылдырып булмый. Бу техник проблемалар белән бәйле. Самолет – фатир яки машина түгел. Фильм төшерү өчен дә самолет табуы җиңел эш түгел. Аэропорт та билгеле бер режимда эшли, иркенләп йөреп булмый. Фильмда кайбер кимчелекләр бар, аларны авиация өлкәсендәге белгеч кенә күрә ала», - ди ул.

Аның әйтүенчә, очыш бары тик 93 секунд кына дәвам иткән. «Драматизмны көчәйтү һәм пассажирларның борчылуын чагылдыру өчен, фильмда ул берничә минутка сузыла. Кукуруз басуына төшкәндә, самолет җиргә тигәч, 8 секундтан соң 300 метр узып, туктады. Фильмда бу мизгел 45 секунд бара. Бу да режиссерның алымы, тамашачыда эмоцияләр тудыру өчен эшләнелгән», - дип аңлатты ул.

Премьераны Дамир Йосыповның хатыны – Наталья Йосыпова да күргән. «Хатыным фильмны бик ошатты. Әти-әниләрем карамады әле, алар Самара өлкәсе Сызрань шәһәрендә тора, анда премьера булачак кына. Барып карарлар дип өметләнәм. Төп бәяне тамашачылар бирер. Барысын да чакырып калам. Бу тарихны минем язмыш мисалында гына түгел, һәркем үзе аша үткәреп кабул итсен иде. Һәрбер кешенең хыялы бар бит!» – диде ул.

«Актерларга инструктаж үткәрергә кирәк иде. Мәсәлән, самолет очканда кабинада үзеңне ничек тотарга? Нәрсә әйтергә? Нинди команда бирергә, кайсы төймәгә басарга? Актерлар мине игътибар белән тыңлады. Минемчә, алар мин аңлатканча барысын да башкарып чыга алды. Фильм төшергәндә камера артында булдым, киңәшләремне бирдем», - дип сөйләде пилот.

Дамир Йосыпов Татарстан халкы җылы кабул итүен әйтте. «Шуңа куандым. Татар халкы минем белән горурлана дип уйлыйм. Гәрчә беркайчан да «мин – Герой» дип, күкрәк кагып йөрмәдем. Бары тик үз эшемне генә башкардым. Шул ук вакытта, минем белән горурланалар икән, мин татарларга, Татарстанга ниндидер файда китерәм икән, йөрәгемә май була», - дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Дамир Йосыпов.

Тамашачылар арасында Дамир Йосыповның дуслары, курсташлары да бар иде. «Дустым Элвин Грей да монда, сәламлим!» – диде ул.

  • Фильмны Россия кинотеатрларында 16 марттан карап була. Фильмның режиссеры – Сарик Андреасян, төп герой ролендә - Егор Бероев, актерлар: Полина Максимова, Михаил Тарабукин, Марк Богатырев, Дмитрий Власкин, Ксения Алферова, Елизавета Моряк, Ольга Хохлова, Жанна Эппле, Артем Алексеев. Сценарий авторы – Алексей Гравицкий.

 

Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100