news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Китап» радиосы командасы Агыйдел аша кичүдә «Күбәләк» җырын башкарды

Чарада катнашкан җырчы Ильяс Мингазов паромдагыларның шаккатып тыңлаганын әйтте.

«Китап» радиосы командасы Агыйдел аша кичүдә «Күбәләк» җырын башкарды
Гадел Әхмәтҗанов

(Башкортстан, 26 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген «Китап» милли радиосының «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән автойөреше Башкортстан районнары һәм Уфада булачак. Актаныштан Агыйдел аша Башкортстанның Иске Янегет авылына паромлы кичүдә чыкканда, «MINGAZOV» кавер төркеме «Күбәләк» һәм «Моңлану» җырларын башкарды.

«Төрле яңгыраштагы композицияләрне сайларга булдык. Берсе — тиз темплы булса, икенчесе — лирик стильдә, күңелгә үтә торган җыр. Паромлы кичүдә моңа кадәр җырлаганым юк иде әле. Җиңел җырланды. Паромдагылар шаккатып тыңлады», — диде «MINGAZOV» беренче татар кавер төркеме солисты Ильяс Мингазов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Кичә Казанның 1 Май мәйданыннан «Китап» милли радиосының Татарстан һәм Башкортстан районнары буйлап «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән авточабышы башланды. Моңа кадәр коллектив Мамадыш, Чаллы, Минзәлә, Актанышта булды. Бүген автомарафон Башкортстан Республикасында дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100