news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Китап» радиосы Әлфия Авзалова һәйкәле янында «Ак чәчәкләр кебек кар ява»ны җырлады

«Китап» милли радиосы «Мин матурлык эзләп йөрим…» дигән авточабышын дәвам итә.

«Китап» радиосы Әлфия Авзалова һәйкәле янында «Ак чәчәкләр кебек кар ява»ны җырлады
Гадел Әхмәтҗанов

(Актаныш, 25 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Китап» милли радиосы һәм «MINGAZOV» кавер төркеме «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән авточабыш вакытында Актанышта Әлфия Авзалова һәйкәле янында «Ак чәчәкләр кебек кар ява» җырын башкарды.

Актанышта Казан — Уфа — Казан автотурында катнашучыларны укытучылар, мәктәп укучылары, мәдәният сарае хезмәткәрләре, журналистлар, авыл халкы каршы алды.

«Китап» милли радиосы башкарма продюсеры Лилия Кадырова Эльмира Җәлилованың «Мин матурлык эзләп йөрим җирдән», Әнгам Атнабаевның «Ул болытлар юктыр» шигырьләрен сөйләде. «MINGAZOV» төркеме «Уфтанма», «Красивая/Хороший» һәм башка җырлар башкарды.

Чыгыш ахырында «Китап» радиосы командасы Әлфия Авзалова һәйкәле каршында «Ак чәчәкләр кебек кар ява» җырын башкарды.

«Актаныш бик җылы каршы алды. Балалар бик күп җыелган. Күңелгә рәхәт булып китте. Берничә ноктада булдык, монда аеруча якын кабул иттеләр», — диде «MINGAZOV» кавер төркеме солисты Ильяс Мингазов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Бүген Казанның 1 Май мәйданыннан «Китап» милли радиосының Татарстан һәм Башкортстан районнары буйлап «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән авточабышы башланды. Моңа кадәр коллектив Мамадыш, Чаллы, Минзәләдә булды. Иртәгә авточабыш Башкортстан Республикасында дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100