news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда яшәүчеләр «Китап» радиосының авточабышына кушылды

Казан — Уфа — Казан автотурында катнашучылар интерактив уенда катнашып, бүләкләр отты.

Чаллыда яшәүчеләр «Китап» радиосының авточабышына кушылды
Гадел Әхмәтҗанов

(Чаллы, 25 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр «Китап» милли радиосының Татарстан һәм Башкортстан районнары буйлап «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән авточабышына кушылды.

Шәһәрлеләр өчен Габдулла Тукай һәйкәле янында «Китап» радиосы башкарма продюсеры Лилия Кадырова шигырьләр сөйләде, «MINGAZOV» кавер төркеме танылган җырлар башкарды.

«Чаллыда без „Уфтанма“, „Красивая/Хороший“, „Син — минем җанымның яртысы“ җырлары белән чыгыш ясадык. Һәр шәһәрнең күбрәк тыңлый торган җыры була. Шуңа күрә Чаллыга әлеге композицияләрне алып килдек. Халык бик яратып кабул итте, кушылып җырладылар. Үтеп баручылар туктап, биеделәр хәтта», — диде «MINGAZOV» кавер төркеме солисты Ильяс Мингазов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Җыр-бию, шигырьләрдән тыш, чарага килүчеләр өчен уеннар да оештырылды. Тамашачылар Чаллы шәһәренең тарихына, Габдулла Тукайга, «Китап» радиосына кагылышлы сорауларга җавап бирде. Иң актив катнашучыларга «Татмедиа» акционерлык җәмгыятеннән бүләкләр бирелде.

  • Бүген Казанның 1 Май мәйданыннан «Китап» милли радиосының Татарстан һәм Башкортстан районнары буйлап «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән авточабышы башланды. Моңа кадәр коллектив Мамадышта булды. Анда алар «Париж, Париж» җырын башкарды. Киләсе район — Минзәлә районы.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100