news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зөләйха күзләрен ача» режиссеры сөргенгә озатылучылар исемлеге өчен гафу үтенде

Мөселман дин әһелләренең исемнәре телефильмга очраклы гына эләккән.

«Зөләйха күзләрен ача» режиссеры сөргенгә озатылучылар исемлеге өчен гафу үтенде
Рамил Гали

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). «Зөләйха күзләрен ача» сериалы режиссеры фильмда мөселман дин әһелләренең исемнәре өчен тамашачылардан гафу үтенде. Бу хакта сериалны куючы Егор Анашкин «Татар-информ» өчен Андрей Кузьминга биргән интервьюсында әйтте.

«Бу — абсолют очраклылык, чөнки исемлек бик зур иде. Ул 20 яки 30 биттән торган текст. Аларның 12дән 15кә кадәре түгел, ә 6 һәм 8нче битләрен укып чыгулары — абсолют очраклылык. Беркем дә беркемне дә үпкәләтергә теләмәде», — диде Анашкин.

Режиссер җәнҗалны провокация дип саный һәм бөтен кешене, шул исәптән татар дин әһелләрен дә, аңа бирешмәскә чакыра.

«Әгәр кемне дә булса рәнҗетсәк, гафу итегез. Икенчесе — бу туры килү. Өченчесе — хәтта шулай килеп чыкса да, исемнәре репрессияләнүчеләр контекстында, шулай ук дин әһелләре геройлар, изгеләр буларак яңгырады. Кемне дә булса үпкәләтеп буламы соң аны изге дип атап?» — диде спикер.

Интервью «События» сайтында бүген, 24 апрельдә чыгачак. Видеоверсиясе белән «Татар-информ» агентлыгының YouTube каналында танышырга мөмкин.

Әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне — 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100